Мең төргә төрләнә бу дөнья…

Мең төргә төрләнә бу дөнья.
Бу тормыш мең төрле килештә.
Табигать саташа. Кышлаша
Салкын көз ямь-яшел килеш тә…

Карале, ап-ак кар карала.
Кап-кара асфальтка төшә дә.
Саргаймый коелган яфрактай бу көннәр —
Өзелеп, үткәнгә түшәлә.

Əйт әле: исеңә төшәмме?! Мин никтер
Карашың эзлимен. Һәркемнән…
Сискәнәм хисләрдән. Ярату чиге бу!
Ярату чире бу… Мин беләм!..

Керфегем очына бер тамчы эленгән.
Яңгырдан чыланган күзләрем.
Əллә көз?! Əллә кыш?! Кар катыш-
Яңгыры гел үзгә көзләрнең.

Сап-салкын яңгырга сарылып
Əй, күңелем, ни ядъкәр барлыйсың?!
…Ə Синең шулкадәр йотлыгып
Сагынган чакларың бармы соң?!.

Йә, бер дәш! Ак кардай ак калган ул кичләр
Чынлапмы җаныңны йөдәтми?!.
… Күпме юл үтелгән. Үтенәм:
Табылма бу көздә… Кирәкми!

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт